

Әлеге стипендия сәләтле яшьләргә ярдәм итү, аеруча сакланылучы табигать территорияләрендә эшләячәк белгечләр әзерләү максатында булдырылган.
Бәйгедә югары уку йортларының көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре студентлары катнаша ала. Белгечлек буенча да чикләүләр юк. Экологлар, юристлар, инженерлар, педагоглар, IT-белгечләр – барысы да үз проектларын тәкъдим итә ала.
Иң мөһим шарт – федераль, төбәк яки җирле әһәмияткә ия булган конкрет сакланылучы табигать территориясен үстерү планы булу. Проект фәнни-тикшеренү, гамәли яки агарту юнәлешендә булырга мөмкин. Әмма аның гамәли өлеше кимендә җиде көн дәвам итәргә тиеш.
Президентның табигать фонды 2025 елның мартында Владимир Путин указы белән оештырылган. Аның гамәлгә куючысы – Президент грантлары фонды. Яңа оешма инде ике грант бәйгесе үткәргән.
Башкортстан да әлеге фонд ярдәме белән экологик проектларны гамәлгә ашыра. Әйтик, 2026 елның сентябрендә республиканың аеруча сакланылучы табигать территорияләре дирекциясе тәкъдим иткән Морадым тарлавыгында зубрларны саклау проекты хуплау һәм финанс ярдәме алган.
Президентның табигать фонды экспертлар советы әгъзасы, «Башкортстан» милли паркы директоры Владимир Кузнецов фикеренчә, стипендия программасы – илнең табигатьне саклау системасы киләчәгенә турыдан-туры инвестиция.
– Без теорияне генә белүчеләрне түгел, студент чакларыннан ук табигатьнең конкрет бер өлеше өчен җаваплылык алырга әзер булган белгечләрне эзлибез. Сакланылучы табигать территориясендә кимендә бер атна эшләү һәм үз проектының нәтиҗәләрен яклау яшь белгечкә бу өлкәнең үзенчәлекләрен аңларга мөмкинлек бирә. Башкортстан табигате битараф булмаган яшьләргә зур мөмкинлекләр ача. Шушы мөмкинлектән файдаланыгыз, стипендия алыгыз һәм яраткан эшегез белән шөгыльләнегез, – ди Владимир Кузнецов.
Гаризалар 2026 елның 12 октябренә кадәр кабул ителә.
Бәйгенең шартлары һәм сайлап алу тәртибе белән программаның рәсми сайтында яки «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә танышырга мөмкин.