

Махсус смена ноябрьнең икенче яртысында Стәрлебаш районында, Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы филиалында оештырылачак.
«Ачышлар дөньясы» – Русия география җәмгыятенең 2015 елдан бирле гамәлгә ашырылучы төп проектларының берсе. Аның максаты – сәләтле балаларга фән дөньясына беренче адымнарын ясарга ярдәм итү. Башкортстанда проектны җәмгыятьнең төбәк бүлекчәсе һәм Яшьләр үзәге республика Башлыгы грантлары фонды, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Быел сменада 40 укучы катнашу мөмкинлеге алачак. Алар өчен география, экология, туган якны өйрәнү һәм башка фәннәр буенча тирәнтен дәресләр, күренекле галимнәр һәм белгечләр белән очрашулар, табигать шартларында тикшеренүләр үткәрү каралган.
Катнашучылар бәйге нигезендә сайлап алыначак. Моның өчен соңгы ике елдагы уңышларны раслаучы грамоталар, олимпиада һәм конкурс дипломнары, уку нәтиҗәләре, Русия география җәмгыятенең җирле бүлекчәләре тәкъдимнәре, шулай ук иҗади эссе исәпкә алыначак.
Сменада катнашу тулысынча бушлай. Балаларны яшәү урыны, туклану һәм махсус кием белән оештыручылар тәэмин итә. Ә лагерьга барып кайтуны ата-аналар үзләре оештыра.
Гаризалар 2026 елның 25 октябренә кадәр кабул ителә. Теркәлү өчен махсус электрон форманы тутырырга кирәк.
География дәресләрен яратасың, табигать серләренә төшенергә, туган ягыңны тирәнрәк өйрәнергә телисең икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырма!
Фото: Әлфинә Юлчурина