Җәмгыять
8 Октября , 04:18

Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!

6–10 октябрьдә Мәскәүдә узучы «Роботлар сугышы» («Битва роботов») халыкара чемпионатында Башкортстанда эшләнгән ике робот та катнаша. Быел әлеге мавыктыргыч бәйгедә дөньяның 10 иленнән 144 команда көч сынаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!
Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!

Ярышлар «Цифрлы чишелешләр» («Цифровые решения») форумы кысаларында «Москино» кино заводы мәйданчыгында һәм «Россия» милли үзәгендә оештырыла. Анда инженерлар, конструкторлар һәм яшь белгечләр үзләре иҗат иткән роботларның мөмкинлекләрен күрсәтә.

Чемпионатта роботлар ике авырлык категориясенә бүленә. Беренчесендә 1,5 килограммга кадәрге мини-роботлар көч сынашса, икенчесендә авырлыгы 110 килограммга җиткән зур роботлар көрәшәчәк. Һәр команда үзенең техник осталыгын, инженерлык тапкырлыгын һәм иҗади фикерләү сәләтен күрсәтергә тырышачак.

Русия данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән килгән 120дән артык команда яклый. Аларга Һиндстан, Бразилия, АКШ, Кытай, Беларусь, Иран һәм башка илләрнең инженерлары көндәшлек итә.

Ярышларның һәр көне тамашалы кереш чыгыш белән башлана, аннары ике категориядә дә роботлар алышы уза. Мәскәүгә бара алмаучылар исә бәйгене VK Видео платформасында туры эфирда карый ала. Чемпионатның алышлары «Цифрлы чишелешләр» форумы мәйданчыгындагы зур экраннарда да күрсәтелә.

Ә безнең өчен иң кызыгы – Башкортстан командаларының чыгышы. Республика данын яклаучы «КиберАгро Жнец» һәм STRiX командаларының әзерлеге, роботлары һәм ярыштагы уңышлары турында аларның социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән белергә мөмкин.

Чемпионат Русиянең Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан Мәскәү хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Башкортстан роботларына уңышлар телик! Бәлки, нәкъ менә безнең инженерлар иҗат иткән тимер «батырлар» халыкара бәйгенең иң көчле катнашучылары арасында булыр!

Командаларның сәхифәләре: «КиберАгро Жнец» – vk.com/kiber_agro, STRiX – vk.ru/club239160248.

Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!
Башкортстан роботлары Мәскәүдә көч сынаша!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас