Җәмгыять
7 Октября , 09:14

Туган көнең белән, Президент!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы исеменнән Русия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган көнең белән, Президент!Туган көнең белән, Президент!
Туган көнең белән, Президент!

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Владимир Путин Башкортстанга зур игътибар бирә. Аның ярдәме белән республикада мөһим социаль һәм инфраструктура объектлары төзелә, мәктәпләр яңартыла, югары белем һәм фән үстерелә, яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм спорт үзәкләре ачыла.

Радий Хәбиров Башкортстанның һәрвакыт илнең терәк төбәкләренең берсе булып калуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, республика халкы Президент кабул иткән карарларны хуплый, ил өчен катлаулы чорда якташларыбыз Ватанны саклый, ә республика халкы, сәнәгать предприятиеләре уртак Җиңү хакына эшли.

Шул ук вакытта төбәкнең социаль-икътисади үсеше, социаль йөкләмәләрне үтәү һәм гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дә игътибар үзәгендә кала.

Котлавы ахырында Радий Хәбиров Владимир Путинга ныклы сәламәтлек, озын гомер, Русия хакына яңа казанышлар һәм җиңүләр теләде.

Фото: Олег Яровиков / «Башинформ» архивы

 

Туган көнең белән, Президент!
Туган көнең белән, Президент!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас