Җәмгыять
7 Октября , 04:54

Туган илем – иркә гөлем!

Стәрлетамак шәһәрендә үткән “Туган илем – иркә гөлем” сәнгатьле уку конкурсы чын мәгънәсендә шигърият бәйрәменә әверелде. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Туган илем – иркә гөлем!Туган илем – иркә гөлем!
Туган илем – иркә гөлем!

62 нче балалар бакчасы мәйданчыгында яшь конкурсантлар көч сынашты. Аларның иң яшенә нибары 4 яшь иде!
5 нче гимназиядә 1-11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Күркәм милли киемнәрдәге балалар шигырьләрне туган татар, чуваш телләрендә сөйләделәр. Бу бик матур, соклангыч күренеш булды! Бәйгечеләр үзләрен сәхнәдә оста тотулары һәм әсәрләрне сәнгатьле укулары белән сокландырды.
Жюри составында тәрбиячеләр һәм укытучылар гына түгел, фән кандидатлары, атказанган мәдәният эшлеклеләре, шагыйрь Рәсим Шәфи-Рәхмәт, җырчы Руслан Бәйрәмов, шәһәрдәге милли-мәдәни үзәк вәкилләре дә катнашты.
Телебезне саклаучы укытучыларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләребезгә, балаларга зур рәхмәт! Туган телне хөрмәт иткән, шагыйрьләребезне яратып укыган балаларның үсеп килүе киләчәктә милләтебезнең ныклы терәге булачагына ышаныч уята.

Туган илем – иркә гөлем!
Туган илем – иркә гөлем!
Туган илем – иркә гөлем!
Туган илем – иркә гөлем!
Туган илем – иркә гөлем!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас