

Анда һәркем үзенең финанс өлкәсендәге белемен тикшерә, файдалы киңәшләр ала һәм уңышлы нәтиҗә күрсәткән очракта исемле сертификатка ия була ала.
Зачетны шәхсән дә, бөтен гаилә белән дә үтәргә мөмкин. Биремнәр көндәлек тормышта очрый торган хәлләргә нигезләнеп төзелгән. Алар катнашучыларга акча белән бәйле мәсьәләләрдә уйлап һәм дөрес карар кабул итү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итә. Финанс өлкәсендә үзен ышанычлы хис итүчеләр өчен катлаулырак дәрәҗә дә каралган.
Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен биремнәр мавыктыргыч интерактив форматта әзерләнгән. Ә 7–11 сыйныф укучылары 13–15 октябрьдә Олимпиада зачетында катнаша ала. Аны уңышлы үтүчеләр «Финанс грамоталылыгы» юнәлеше буенча Югары икътисад мәктәбенең «Высшая проба» Бөтенрусия олимпиадасы финалына өстәмә сынауларсыз чыгу мөмкинлеген алачак. Узган ел мондый мөмкинлеккә 2,5 меңнән артык укучы ия булган.
Шәхси зачетны үтү өчен 20 минутка кадәр вакыт кирәк. Олимпиада зачетына – 40 минутка, гаилә белән катнашучыларга бер сәгатькә кадәр вакыт бирелә.
Зачет турында тулырак мәгълүмат һәм теркәлү формасы проектның finzachet.ru сайтында урнаштырылган. Чараны Русия Банкы оештыра.
Финанс грамоталылыгы буенча белемнәрегезне тикшереп карарга теләсәгез, мөмкинлек бар – онлайн-зачет 27 октябрьгә кадәр дәвам итә.