

Ел башыннан Башкортстанда 18 меңнән артык йөкле хатын-кызга социаль ярдәм чаралары һәм иминият түләүләре билгеләнгән. Бу максатларга Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге 3,4 миллиард сумнан артык акча юнәлткән.
Бала көтү – гаилә тормышындагы иң дулкынландыргыч чорларның берсе. Шул ук вакытта булачак әни алдында көнкүреш һәм финанс мәсьәләләре дә килеп баса. Шуңа күрә социаль ярдәмнең сабый дөньяга килгәннән соң гына түгел, аны көткән чорда ук күрсәтелүе мөһим.
Шундый ярдәм чараларының берсе – йөклелек һәм бала табу буенча пособие. Гадәти йөклелек очрагында декрет ялы 140 көн тәшкил итә. Эшләүче хатын-кызлар өчен пособие күләме, хезмәт стажына бәйсез рәвештә, алдагы ике календарь елдагы уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә исәпләнә. Ел башыннан Башкортстанда мондый түләүне 11 052 булачак әни алган.
Тагын бер мөһим ярдәм – йөкле хатын-кызларга бердәм пособие. Аның күләме гаиләнең кеременә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя биргәннән соң билгеләнә һәм хезмәткә сәләтле кеше өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Быел республикада әлеге пособие 6 625 хатын-кызга билгеләнгән.
Көндезге бүлектә белем алучы студент кызлар да игътибардан читтә калмый. Алар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие 140 көнлек декрет ялына 85 мең сумнан артык тәшкил итә. Хәзерге вакытта Башкортстан буенча Социаль фонд бүлеге мондый түләүне 365 студентка билгеләгән.
Хәрби хезмәтне чакырылыш яки мобилизация буенча үтүче ир-егетләрнең йөкле хатыннарына исә 51 812 сум 40 тиен күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Республикада аны 75 хатын-кыз алган.
Авырлылар көне Русиядә ел саен 7 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу дата ана булуның кадерен, бала көткән хатын-кызга игътибар һәм хәстәрлекнең никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат искәртә.
Социаль ярдәм чаралары буенча сораулар булса, Бердәм контакт-үзәк белгечләренә 8-800-100-00-01 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтырату бушлай.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге Матбугат хезмәте.