Җәмгыять
5 Октября , 07:02

2027 елда социаль түләүләр артачак

Төгәл саннар – төп мәкаләдә!

title
2027 елда социаль түләүләр артачак2027 елда социаль түләүләр артачак
2027 елда социаль түләүләр артачак

2027 елда Русиядә ана капиталы, бала туганда бирелә торган бер тапкыр түләү, йөклелек һәм бала табу буенча пособие, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләү күләмнәре артачак. Русия Хезмәт министрлыгы киләсе елга каралган төп саннарны хәбәр итте.

Иң зур үзгәрешләрнең берсе ана капиталына кагыла. Әгәр гаилә беренче бала өчен ана капиталы алмаган булса, 2027 елда икенче бала тугач аның күләме 1 миллион 29 мең сум тәшкил итәчәк. Беренче бала өчен исә 778,5 мең сум түләү каралган.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2027 елда 1,1 миллион сумга җитәчәк.

Бала тугач бирелә торган бер тапкыр түләү 30,4 мең сум тәшкил итәчәк.

Үзгәрешләр вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләргә дә кагыла. Сигез ел һәм аннан күбрәк хезмәт стажы булган гражданнар өчен аның максималь күләме 2027 елда аена 239 мең сумга җитәчәк. Хәзер бу күрсәткеч 207,6 мең сум тәшкил итә.

Шулай итеп, киләсе елда гаиләләргә һәм эшләүче гражданнарга бирелә торган төп социаль түләүләрнең күләме сизелерлек артачак.

2027 елда социаль түләүләр артачак
2027 елда социаль түләүләр артачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас