Җәмгыять
4 Октября , 05:15

Русия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачак

Русия һәм Кытай галимнәре ике илнең чик буендагы 40 шәһәрен тикшереп, төньяк төбәкләрдә биналар төзү технологияләренең уртак базасын булдырырга ниятли.

title
Русия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачакРусия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачак
Русия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачак

Бу хакта Владивостокта үткән Көнчыгыш икътисади форумында Төзелеш физикасы фәнни-тикшеренү институтының лаборатория мөдире Алексей Кашуркин хәбәр итте.

Тикшеренүләр Русия фән фонды һәм Кытай Фәннәр академиясе гранты кысаларында Харбин политехника университеты белән берлектә 2027-29 елларда башкарылачак. Проектка Кытайдан — 20, Русиядән 20 шәһәр кертелгән. Галимнәр кулланылышка тапшырылган биналарның җылылык саклау сыйфатын бәяләячәк.

Белгеч билгеләп үтүенчә, Русиянең төньяк төбәкләрендә җылыту, җилләтү һәм кондиционерлау өчен тотынылган энергиянең 50 проценты диварлар аша җылылык югалуны каплауга китә. Уртак база кырыс климатлы төбәкләрдә энергияне нәтиҗәле саклаучы яңа технологияләрне гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Magnifik.

Русия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачак
Русия белән Кытай тәҗрибә уртаклашачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас