

Экспедицияне танылган географ, җир астына иң тирән төшү буенча дөнья рекордчысы Геннадий Самохин җитәкләде. Халыкара экспедициядә Русия, Сербия һәм Мексика спелеологлары эшләде.
Тикшеренүчеләр 60, 1200 һәм 1400 метр тирәнлекләрдә җир асты атмосферасын үлчәүче заманча станцияләр урнаштырган. Галимнәр элекке карашларны кире каккан мөһим канунны ачыклады: мәгарәдә һава температурасы даими түгел, ә геотермаль процесслар нәтиҗәсендә тирәнәйгән саен һәр километр саен 3 градуска арта бара (мәсәлән, 700 метр тирәнлектә +3 градус булса, 2 километр тирәнлектә температура +7,5 градуска җитә). Моннан тыш, 1,4 километр тирәнлектә углекислый газның югары тупланышы теркәлгән. 2027 елда белгечләр мәгарәнең иң төбенә кадәр тагын дүрт шундый станция урнаштырырга ниятли.
Фото: Magnific.