Җәмгыять
2 Октября , 05:00

Бердәм генетик база булдырылачак

Русия галимнәре затлы һәм сирәк очраучы лачын кошларын саклау максатында Русия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында уртак генетик мәгълүмат базасы булдыру һәм Камчатка-Коряк шоңкары популяциясен тергезү программасын башлап җибәрү тәкъдиме белән чыкты.

title
Бердәм генетик база булдырылачакБердәм генетик база булдырылачак
Бердәм генетик база булдырылачак

Бу фикерне Көнчыгыш икътисади форумының “Лачын көне” чарасында “ВНИИ Экология” фәнни үзәге директоры Александр Закондырин җиткерде. Ике ил арасында лачын кошларын сату-алу һәм күчерү тотрыклы үсә, әмма ветеринария таләпләренең аерылуы, мәгълүмат системаларының туры килмәве һәм кошларның килеп чыгышын тикшерү мәсьәләләре бар. Бердәм база кошларның саф канлы, сәламәт һәм легаль юл белән күчерелүен гарантияләячәк. Бүген Русиянең Кызыл китабына кертелгән лачыннардан илдә 3,5-5 мең пар шоңкар, 1,5-2 мең пар шоңкарсыман (балапан) һәм 15 мең пар лачын (сапсан) исәпләнә. Киләчәктә бу тәҗрибә бөтен Евразия киңлегендә уртак стандартка әверелергә мөмкин.

Фото: Magnific.

Бердәм генетик база булдырылачак
Бердәм генетик база булдырылачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас