Җәмгыять
29 Сентября , 07:58

«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра

Русиядә яшьләр арасында тарихи агарту өлкәсендәге «Голос истории» («Тарих авазы») II Бөтенрусия премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Быел оештыручылар номинацияләр санын 14кә җиткергән, ә төп игътибар илнең кече шәһәрләрендә һәм авылларында тормышка ашырылган проектларга һәм башлангычларга биреләчәк.

title
«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра
«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра

Бәйгедә 12 яшьтән башлап Русия гражданнары, автор коллективлары һәм юридик затлар катнаша ала. Чит ил вәкилләре өчен дә махсус мөмкинлек каралган – алар «Русия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты» номинациясендә көчләрен сынап карый ала. Катнашучыларның эшләрен танылган тарихчылар, педагоглар, патриотик тәрбия өлкәсендәге белгечләр һәм яшьләр берләшмәләре лидерларыннан торган эксперт советы бәяләячәк. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм партнерлар ярдәме көтә. Лауреатлар шулай ук 2026 елның ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак тантаналы бүләкләү чарасына чакырылачак. Анда алар дәүләт эшлеклеләре һәм күренекле тарихчылар белән очраша алачак.

«Герои Отечества» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Владислав Курбатов билгеләп үткәнчә, тарих – дәреслек битләре генә түгел, ә ата-бабаларыбызның тере авазы. Премиянең максаты да – үткәннәр турында кызыклы, заманча һәм мавыктыргыч итеп сөйли белүчеләрне табу һәм аларга ярдәм итү.

«Голос истории» премиясе беренче тапкыр 2025 елда үткәрелгән иде. Аның дебют сезонында Русиянең 84 төбәгеннән һәм алты чит илдән 1975 кеше катнашты. Премияне «Герои Отечества» оешмасы Русия Мәгариф министрлыгы, Русия тарих җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Роспатриотцентр» һәм федераль музейлар ярдәме белән үткәрә.

Быел авыл һәм кече шәһәрләрдә тормышка ашырылган проектларга аерым игътибар бирелүе Башкортстан яшьләре өчен дә яхшы мөмкинлек ача. Туган авыл тарихын өйрәнү, күренекле якташларның мирасын барлау, гаилә шәҗәрәләрен, тарихи ядкәрләрне, халык хәтерендә сакланган вакыйгаларны заманча форматта тәкъдим итүче проектлар бәйгедә үз урынын таба ала.

Гаризалар 2026 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Премиянең рәсми сайты аша бәйге шартлары белән танышырга һәм гариза тапшырырга мөмкин. Адрес түбәндә: https://ano-geroiotechestva.ru/award

«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра
«Тарих авазы» яшьләрне зур бәйгегә чакыра
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас