

Яңа дәрестә мәктәп укучылары заманча технологияләр белән теориядә генә түгел, гамәли яктан да таныша алачак. Алар 3D-басманың мөмкинлекләрен, өч үлчәмле модельләр төзү нигезләрен өйрәнәчәк, ясалма интеллектның санлы объектлар булдыруда нинди роль уйнавын беләчәк.
Дәрес материаллары укучыларның яшенә карап өч төркемгә бүленгән: 1–4, 5–9 һәм 10–11 сыйныфлар өчен биремнәр төрле катлаулылык дәрәҗәсендә әзерләнгән. Укытучылар өчен дә махсус методик тәкъдимнәр һәм дәрес сценарийлары булдырылган. Алар мәктәпләрнең техник мөмкинлекләрен исәпкә ала, шуңа күрә кайбер гамәли биремнәрне интернеттан башка да башкарырга мөмкин.
Ни өчен нәкъ менә 3D һәм ясалма интеллект? Бүген бу технологияләр гадәти компьютер яңалыгы гына түгел. Алар сәнәгатьтә, медицинада, архитектурада, дизайнда һәм башка күп кенә өлкәләрдә кулланыла. Шуңа күрә әлеге дәрес укучыларга заманча технологияләрнең реаль тормышта ничек эшләвен күрсәтү белән беррәттән, киләчәктә һөнәр сайлаганда да яңа юнәлешләргә игътибар итәргә ярдәм итә ала.
«Вклад в будущее» фонды башкарма директоры Петр Положевец сүзләренчә, 3D-технологияләр балаларга санлы идеянең реаль әйбергә әверелү процессын күрергә мөмкинлек бирә. Ясалма интеллект исә бүген 3D-модельләр белән эшләүдә мөһим ярдәмчегә әйләнә һәм аларны булдыруның кайбер этапларын шактый тизләтә.
«Урок цифры»н информатика һәм җәмгыять белеме дәресләрендә, шулай ук түгәрәкләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда үткәрергә мөмкин. Русия Мәгариф министрлыгы аны белем бирү оешмаларында кулланырга тәкъдим иткән.
Проект «Цифровая экономика» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Русия Цифрлы үсеш һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә гамәлгә ашырыла. Яңа дәреснең эчтәлеген «Вклад в будущее» хәйрия фонды Сбер һәм Sber AI белгечләре эксперт ярдәме белән әзерләгән.
Әлеге проектның балалар арасында популярлыгы да игътибарга лаек. «Вклад в будущее» фонды «Урок цифры» өчен материалларны 2018 елдан әзерли. Узган ел ясалма интеллект агентларына багышланган дәресне 3 миллионнан артык кеше үткән. Урок цифры
Быелгы дәресне 25 октябрьгә кадәр онлайн форматта үтәргә мөмкин.