Җәмгыять
22 Сентября , 14:25

«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?

Русиядә «Хыял мәктәбе» («Школа мечты») федераль проектының дүртенче сезоны башланды.

«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?
«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?

Быел аның географиясе генә түгел, эшчәнлек юнәлешләре дә киңәя: студент-архитекторлар һәм дизайнерлар мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен генә түгел, президентның капиталь ремонт программасында катнашучы югары уку йортлары корпуслары һәм тулай тораклары өчен дә заманча киңлекләр проектлаячак.

Проект яшь белгечләргә уку барышында ук һөнәри тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирә. Катнашучылар реаль заказчылар белән эшли, конкрет объектларның үзенчәлекләрен өйрәнә һәм белем бирү мохитен уңайлырак, заманча һәм функциональ итүгә юнәлтелгән дизайн-проектлар әзерли.

Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова билгеләп үткәнчә, «Хыял мәктәбе» студентларга теоретик белемнәрен практикада кулланырга һәм төбәкләрдәге белем бирү мохитен үзгәртүдә турыдан-туры катнашырга мөмкинлек бирә.

Дүртенче сезонда катнашучыларны яңартылган белем бирү курсы белән ел дәвамында алып барылачак эш циклы, бергәләп проектлау буенча Бөтенрусия марафоны һәм финал бәйгесе көтә. Иң яхшы эшләр илнең уку йортларын модернизацияләү өчен федераль проект карарлары банкына кертеләчәк.

«Хыял мәктәбе» бүген меңләгән студентны берләштергән масштаблы хәрәкәткә әверелде. Аның төп максаты – яшь белгечләрнең иҗади потенциалын реаль бурычларны хәл итүгә юнәлтү һәм балалар, студентлар өчен белем алырга, аралашырга һәм үсәргә уңайлы заманча мохит булдыру.

Проектта ничек катнашырга?

Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен махсус форманы тутырырга һәм «Добро.рф» платформасында социаль бурычны урнаштырырга кирәк.

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-09-22/v-rossii-startoval-4-y-sezon-proekta-shkola-mechty-4822587

«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?
«Хыял мәктәбе» проектының дүртенче сезоны нидән гыйбарәт?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас