

“Ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, чыннан да булган барлык кыенлыкларга карамастан, һәм мин һәрвакыт бу хакта әйтәм, халкыбыз берләште. Шуңа күрә бу сайлаулар, миңа калса, яхшы, бәйрәмчә кәеф белән аерылып тора. Телевизордан Марс һәм Париж халкы ничек тавыш биргәнен карыйм. Кешеләрдә юмор хисе булганда, димәк, кәеф яхшы. Гомумән, җитди генә әйткәндә, безнең республика югары электораль мәдәнияткә ия. Бездә гадәттәгечә кешеләр сайлауларга йөрергә ярата.
Безне тәнкыйтьлиләр дә: «Менә сез анда кешеләрне куасыз», – диләр. Әмма бездә чыннан да беренче көнне үк кешеләр 100% тавыш биргән авыллар бар. Кешеләр сайлауларга йөрергә күнеккән. Һәм килү шактый югары, ул Русия буенча уртача саннан якынча ун процентка югарырак.
Бәйрәм кәефе, берләшкән җәмгыять. Нигә сайлауларга килмәскә? Актив катнашкан барлык сәяси партияләргә бик рәхмәтлемен. Миңа калса, партияләрнең үз-үзләрен абруйлы тота, бер-берсенә, үз программаларына хөрмәт белән карыйлар. Һәм сайлау алды кампаниясе бик тигез узды, миңа калса. Шуңа күрә көтәбез. Көн азагына кадәр, теләгән кеше тавышын бирергә килер дип өметләнәм. Аннары тавышларны санарбыз, игълан итәрбез һәм алга барырбыз”, – диде Радий Хәбиров.