

Сәясәт белгече Арсен Шәяхмәтов сүзләренчә, Русиянең башка төбәкләренә караганда, Башкортстанда халык сайлауларда активрак катнашуы күзәтелә.
Башкортстан Башлыгы каршындагы өстәмә белем бирү һәм инновация үсеше Академиясе директоры Тимур Вәлитов күзәтүчеләр эше турында сөйләде. “Республикада быел 13 мең күзәтүче эшли. Алар арасында Германия, Бразилия һәм башка чит илләрдән килгән вәкилләр дә бар. Германиядән килгән күзәтүчедән фикерләрен белешкән идек. Ул бездәге сайлауларның күпкә демократик һәм оешкан рәвештә узуын билгеләде”, – диде.
Башкортстанның халык артисты Рушана Бабич яшьләрнең гражданлык позицияләре турында әйтеп, тәрбияви китаплар, мәдәният чаралары булырга тиеш диде. Аның сүзләренчә, шундый эшләр алып барган вакытта гына гражданлык позицияләре ныгыячак.
Блогер һәм спортчы Григорий Панин яшьләр белем алган, тәрбияләнгән мохитенә рәхмәтле булырга, үз илләрен яратырга тиешләр дип исәпли.
“Алга-Патриот” ресурс үзәге җитәкчесе Ринат Хәбиров “Рәхмәт” чарасы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, сайтка керүчеләр бер миллионнан арткан. “Рәхмәт” 2007 елдан башлап уздырыла. Иң “текә” оештырылганы 2024 елда булган иде. Анда 4 фатир, 3 машина, 600 приз бирелде. Быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үтенече буенча бүгенге вәзгыятьтә призларны киметтек”, – диде Ринат Хәбиров.
Уфаның “Дуслык” йорты директоры Эльмира Саматова чыгышы да бик кызыклы булды. “Бүген геосәясәт үзгәрә, чит илләре кешеләре дә күбәя. Хезмәт миграциясе дә көчле. Безгә элек Советлар Союзында яшәмәгән яшьләр дә килә. Алар башка төрле тәрбияләнгән. Без аерым милләт аудиторияләрен җыеп аңлату эшләрен алып барабыз. Алар күбрәк мәчетләрдә була. Дин һәм спорт берләштерү көченә ия. Шуңа барлык җирдә дә тәрбия, дуслыкны ныгыту өчен чаралар уздырырга кирәк”, диде “Дуслык” йорты директоры Эльмира Саматова.
Экспертлар, күзәтүчеләр фикеренә караганда, халык сайлауларга теләп йөри. Чөнки алар киләчәкнең үзләренең кемгә тавыш бирүләренә бәйле булуын да аңлый. Әгәр тавыш бирүнең беренче көнендә күбрәк өлкән яшьтәгеләр тавыш бирсә, калган көннәрдә яшьләр һәм барлык гаиләләр белән килүчеләр күбрәк булган.
Башкортстан журналистлары берлеге рәисе, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков иҗтимагый матбугат үзәге турында югары фикердә булуын әйтте. Аның сүзләренчә, тәҗрибә елдан-ел арта, эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Халыкны берләштерүдә журналистларның роле бик зур.
Сайлаулар дәвам итә. Иҗтимагый матбугат үзәгендә дә эш кызу бара.
Мөнир ВАФИН фотосы.