

Русия хөкүмәте һәм Санлы технологияләр министрлыгы “Ясалма фәһем лидерлары” премиясен бирә башлаулары турында игълан итте. Премия бу өлкәдәге иң яхшы проектларны билгели. Алар фәнни эшләнмәләр дә, төбәкләргә кертү дә була ала. 2026 елда төп игътибар ясалма фәһем агентлары һәм генератив ясалма фәһемгә бирелә. Гаризалар кабул итү инде башланган да.
Компанияләр өчен шундый номинацияләр каралган:
“Традицион ясалма фәһем”, “Генератив ясалма фәһем”, “Ясалма фәһем агенты”.
Төбәкләр өчен:
“Субъектның үз эшләнмәсе”, “Ел инновациясе” һәм “Гамәлдәге технологияне кертү”.
Бәяләмә төркемен Русия Президентының ясалма фәһем үсеше идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева җитәкли.
35 яшькә кадәрге галимнәр өчен 1 миллион сумлык өч приз биреләчәк. Башкортстанның санлы технологияләр министры Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, мондый премияләр төбәк һәм тулаем ил икътисадының технологик үсешен тизләтә.
Автор фотосы.