

Русиянең Санлы технологияләр министрлыгы “Санлы трансформация өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында 2026/2027 уку елында “Киләчәк коды” проектын гамәлгә ашыра. Бу проект 8-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучыларны заманча программалау телләренә, ясалма фәһем технологияләренә һәм робот техникасына өйрәтүгә юнәлтелгән. Әлеге чаралар “Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе” дип аталган гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла. Теләүчеләр 12 белем бирү оешмасыннан 100дән артык онлайн һәм офлайн курсларның берсен сайлый ала. Уку ел дәвамында бара.
Уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар “Киләчәк коды” проектының сертификатын алачаклар, ул югары уку йортларына кергәндә БДИга өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирә.
Проект буенча 2026/27 уку елында кимендә 60 мең мәктәп укучысын һәм көллият студентларын укыту планлаштырыла.
Санлы технологияләр министрлыгының матбугат үзәге фотосы.