

«Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – ди халык. Отставкадагы милиция полковнигы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы Венер Әхнәф улының тормыш юлына күз салсаң, бу мәкаль нәкъ аның турында әйтелгән кебек. Ул Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын, Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен уңышлы тәмамлап, бөтен аңлы гомерен хокук саклау органнарында эшләүгә – җәмгыять иминлеген саклауга багышлаган. СССРның спорт мастеры. Җитди хезмәт юлында аңа төрле җаваплы вазифаларда, шул исәптән Төньяк Кавказ төбәгендә хезмәт итәргә туры килә. Хезмәте ике дистәгә якын наградалар белән билгеләнгән.
Һөнәри хезмәте – тормышының ныклы бер канаты булса, шигърият һәм музыка дөньясы – икенче канаты, рухи юлдашы. Бүген ул – Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында басылып чыккан «Язларда калдың», «Еллар яна гомер учагында» китаплары авторы. Быел исә тагын бер өр-яңа җыентыгы дөнья күрергә әзерләнә. «Илһам чишмәләре» әдәби конкурсы, «Яңа татар җыры» абруйлы музыкаль проекты лауреаты. Русия авторлык җәмгыятендә ике меңнән артык шигыре җыр сүзләре буларак теркәлгән. Танылган композиторлар аның сүзләренә көй язган, ә кайберләренә көйне үзе иҗат иткән. Кичә барышында Венер Әхнәф улы үзен автор-башкаручы сыйфатында да танытты.
Иҗат кешесенең хезмәтен, әлбәттә, иң элек аның каләмдәш дуслары аңлый һәм бәяли. Тантаналы чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина Венер Фәттаховны иҗат уңышлары белән ихлас котлады, милли әдәбият үсешенә керткән өлеше өчен Башкортстан Язучылар берлегенең Мактау грамотасын тапшырды.
Чараны Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Гөлназ Кашапова һәм Фәнил Гайзетдинов оста итеп алып барды. Театрның әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина әйтүенчә, Венер Фәттаховның театр папкасында берничә пьесасы да ята.
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе вәкиле Айгөл Сагынбаеваның чыгышы (ул Венер Фәттахов сүзләренә Шамил Шәрипов иҗат иткән «Аккошлар» җырын башкарды) кечкенә спектакльгә әверелде, дияргә мөмкин.
Һәр иҗатчының күңел түрендә иң нечкә кыллар әниләргә, туган авылга һәм туган йортка бәйле. Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетованың чыгышы һәр тамашачының күңелен дулкынландырды: ул Урал Солтанов көенә иҗат ителгән «Төшләремнән чыкмыйсың, әнкәй» җырын җырлаганда, күпләрнең күзләренә яшь эркелде.
Гөлназ Кашапова югары һөнәри дәрәҗәдә башкарган «Улыма» (Венер Фәттахов сүзләре, Урал Иделбаев көе) да беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Чын ир-егетләр сыйфаты, батырлык бөркелгән җырларны тамашачыларга Дүртөйле шәһәреннән килгән махсус кунаклар – «Яшел беретлар» ансамбле бүләк итте. «Авылым каеннары» (Ризван Хәкимов көе, Марат Кәбиров сүзләре) һәм «Тип, йөрәгем» (Равил Кузнецов сүзләре һәм көе) җырлары дәртле алкышларга күмелде.
Эльвина Харисова, Зарема Әюпова, Роза Якупова бүләк иткән моңлы җырлар һәркайсы тамашага үзгә ямь өстәде. Венер Әхнәф улы Филия Азетдинова белән башкарган дуэт шулай ук бик җылы кабул ителде.
Әлбәттә, әдәби кичәне шигырьдән башка күз алдына китереп булмый. Венер Фәттахов шигырьләрен автор үзе һәм аның иҗатташ дуслары Гамбәрия Харрасова, Ильфира Газина сәнгатьле укып ишеттерде. Авторның тозлы-борычлы әсәрләре аеруча яратып кабул ителде.
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзалары Фәния Габидуллина, Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Вәрис Акбашев, Нурия Вәлиәхмәтова, Дүртөйле районының әдәби берләшмәсе исеменнән шагыйрә Светлана Васикова чыгыш ясады. Шулай ук В. Фәттаховның сабакташлары, якташлары, “Рәйхан” клубы әгъзалары аңа җылы теләкләрен, ихлас котлауларын юллады.
Чарада «ТНВ» телеканалының Башкортстандагы пункты хәбәрчеләре эшләде — иҗат бәйрәме рухы тиздән тамашачыларга телеэкраннар аша да җиткереләчәк.
Әдәби-музыкаль чара тәмамланып, истәлеккә фотога төшкәннән соң да тамашачылар өйләренә таралырга һич ашыкмады. Сәхнә осталары һәм юбиляр белән бергә гармун көйләренә биеделәр, җырлар җырладылар – Язучылар йорты янындагы “Уфа юкәләре” скверы гөрләп торды.
...Әдәбиятта һәркемнең үз моңы, үз юлы була. Кичә тәмамланыр алдыннан яңгыраган юллар шагыйрьнең иҗади кыйбласын чагылдыра:
Мин Атнабай түгел, түгел Такташ,
Алар кебек, бәлки, язмыймдыр.
Дөньяны да алар кебек түгел,
Тик үземчә генә аңлыймдыр...
Тукай түгел. Түгел Рәми, Мостай,
Мин тормышка карыйм башкача.
Тик алардай минем күңелем дә
Һәрбер күренештән моң ача.
Иҗат арбасында үтәселәр бар
Гомеремнең калган арасын.
Язсын иде миңа шигърияттә
Венер Фәттах булып каласы.
Зирәк акыл һәм иҗат илһамы кушылган күркәм гомер чоры яңадан-яңа әсәрләр алып килсен, иҗат чишмәсе яңа киңлекләргә юл алсын, дип телик.
Дилбәр БУЛАТОВА.