Җәмгыять
20 Августа , 04:56

Башкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы уза

Рәсемнәр 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Башкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы узаБашкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы уза
Башкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы уза

Башкортстан Республикасы Конституция советы зур һәм тату гаилә елында «Минем гаиләм һәм Башкортстан Республикасы Конституциясе» балалар рәсеме конкурсы үткәрә. Бу гаилә проекты, анда балалар һәм гаилә әгъзалары катнаша ала.

Конкурс өч этаптан тора:

- рәсемнәр җыю – 2026 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр;

- бәяләү этабы – 2026 елның 1 ноябреннән 30 ноябренә кадәр;

- бүләкләү тантанасы – 2026 елның декабре.

Катнашучыларның яшь категорияләре:

- 1-4 сыйныфларда укучы балалар;

- 5-6 сыйныфларда укучы балалар;

- 7-9 сыйныфларда укучы балалар.

Конкурста катнашу өчен заявканы һәм рәсемне почта аша җибәрергә яки түбәндәге адрес буенча илтергә була: 450008, Башкортостан Республикасы, Уфа шәһәре, З.Вәлиди урамы, 46.

 

 

Башкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы уза
Башкортстанда «Минем гаиләм һәм Конституция» конкурсы уза
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас