+25 °С
Облачно


Белорет районара прокуратурасы коррупциягә каршы көрәш турындагы кануннарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында район хастаханәсенең терапия бүлеге мөдиренең пациентка аны реаль госпитализацияләмичә генә хастаханә кәгазьләре рәсмиләштерүе ачыкланган. Аңа моның өчен 20 мең сум түләгәннәр. Шул ук вакытта табиб хастаханә җитәкчелегеннән мәнфәгатьләр конфликтын яшергән һәм аны җайга салмаган.
Суд табибны гаепле дип таныган, аны ышаныч югалту сәбәпле эшеннән чыгарганнар.
Чыганак: Башинформ.