Җәмгыять
19 Августа , 04:16

Апалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланган

Гаепләнелүче үзе дә үсмер генә...

Апалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланганАпалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланган
Апалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланган

Уфаның Киров районы суды 18 августта яшүсмер кызның иреген чикләү чарасын сайлаган: аны ике айга СИЗОга озатканнар. Бу хакта БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Суд тикшерү дәлилләре белән килеште, иректә калып һәм җәзадан куркып, гаепләнүче качып китәргә яки процесста катнашучыларга басым ясарга мөмкин. Суд карары белән гаепләнүче 2 айга сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайланды", - дип хәбәр итәләр инстанциядә.

Исегезгә төшерәбез, кичә, Высотная урамындагы фатирда, җинаятьче ике балигъ булмаган кызга пычак белән тән җәрәхәтләре ясаган, шуннан соң качып киткән. Тиздән полиция аны тоткарлаган. Тикшерүчеләр ике кешене үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Зыян күрүчеләр хастаханәдә, хәлләре авыр, әмма тотрыклы. БР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, зур булмаган уңай динамика бар.

Чыганак: Башинформ.

Апалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланган
Апалы-сеңелле үсмерләргә пычак белән ташланган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас