Җәмгыять
18 Августа , 03:45

Башкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булды

Русиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт стипендиясенә быел 24 язучы лаек булды. Шулай ук 6 яшь язучыга стипендия тәгаенләнде.

Башкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булдыБашкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булды
Башкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булды

Русия Федерациясенең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле эшлеклеләре һәм сәләтле яшь авторлар — рәссамнар, сынчылар, кинематографистлар, театр әһелләре, әдипләр һәм музыкантлар өчен Дәүләт стипендиясе ел саен бирелә. Стипендия әдәбият, кинематография, дизайн, архитектура, сынлы, декоратив-гамәли, музыкаль, театраль, цирк, шулай ук башкару һәм сәнгатьнең башка төрләрендә яңа әсәрләр иҗат итәргә ярдәм итү максатыннан гамәлгә куела.

Стипендия 1993 елдагы «Русия Федерациясендә мәдәният һәм сәнгатьне дәүләт тарафыннан өстәмә яклау чаралары турында» РФ Президенты Указы нигезендә бирелә. Тәкъдим итү һәм билгеләү конкурс нигезендә, елына бер тапкыр, Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы карары белән тормышка ашырыла.

Русиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт стипендиясенә лаек булучылар:

  1. Лариса Хашим кызы Абдуллина
  2. Фәрзәнә Фатыйх кызы Акбулатова
  3. Кадим Габделгалим улы Аралбаев
  4. Әлфия Нәҗип кызы Әсәдуллина
  5. Айгиз Гыйззәт улы Баймөхәммәтов
  6. Рәшидә Шамурат кызы Бикмәтова
  7. Юрий Александрович Горюхин
  8. Фәрзәнә Хәйбулла кызы Гобәйдуллина
  9. Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина
  10. Винер Айдар улы Исхаков
  11. Владимир Валериевич Кузьмичёв
  12. Мөнвир Сәхиулла улы Кунафин
  13. Тимерҗан Габдрәхим улы Ниятшин
  14. Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина
  15. Расул Хәсән улы Сәгыйтов
  16. Гөлфинә Мирзаян кызы Сәлимова
  17. Дилбәр Данис кызы Сөләйманова
  18. Хәйдәр Нигъмәт улы Тапаков
  19. Миләүшә Саягафар кызы Хабилова
  20. Михаил Андреевич Чванов
  21. Рамил Мотаһар улы Чураголов
  22. Светлана Рөстәм кызы Чураева
  23. Зәйтуна Яхъя кызы Шәрипова
  24. Тамара Ишбулды кызы Юлдашева

Әдәби, музыкаль һәм сынлы сәнгать әсәрләре тудыручы сәләтле яшь авторлар өчен Русиянең Дәүләт стипендияләренә лаек булучылар:

  1. Кристина Владимировна Андрианова
  2. Таңчулпан Рәсүл кызы Байтимерова
  3. Заһидә Хәкимҗан кызы Мусина
  4. Айбулат Фларид улы Чичәнбаев
  5. Рәзинә Гыйльман кызы Урманшина
  6. Дилә Фаһим кызы Хәйретдинова

Башкортстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә билгеләнүенчә, Башкортстан әдипләре оешмасы Русия Язучылар берлеге рәисе, Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединскийга аерым игътибары һәм ярдәме өчен чиксез рәхмәтен белдерә. Нәкъ менә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә илдә язучы хезмәте югары бәяләнә.

Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский быел май аенда Башкортстан әдипләре белән очрашты һәм Башкортстанда язучыларга күрсәтелгән ярдәмне югары бәяләде.

«Уфадан мин һәрвакыт яхшы кәеф белән китәм. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның язучыларга нинди игътибар бирүен күрү шатлыклы. Төбәк башлыкларына һәм урыннарда мәдәният, матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен җаваплы затларга Уфага килергә туры килсә, Башкортстан Язучылар йортына кереп чыгарга киңәш итәр идем. Чөнки бу  Уфаның гына энҗесе түгел, ә язучылар берлеге белән ничек эшләргә кирәклегенең мисалы да», — дип билгеләп үтте Мединский.

 

Башкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булды
Башкортстанның 24 әдибе Русиянең дәүләт стипендиясенә лаек булды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас