

Утырышта стратегик объектларны саклауны көчәйтү мәсьәләләре каралды. Радий Хәбиров, пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре интенсивлыгы арту сәбәпле, өстәмә хәвефсезлек чаралары күрергә кирәклеген билгеләде.
– Дошман пилотсыз очкычлар белән һөҗүмнәрнең интенсивлыгын арттыра. Берничә төбәктә инфраструктура объектларына һәм логистика үзәкләренә һөҗүмнәр бара. Шуңа бәйле рәвештә сакланырга тиешле объектлар исемлеген аларның әһәмиятен һәм пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренең юнәлеше һәм интенсивлыгы белән бәйле хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып яңартырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе әлеге объектлар хуҗаларының пассив саклану чаралары, пилотсыз очкычларны ачыклау һәм аларга каршы тору системалары белән җиһазлауны тәэмин итәргә тиешлеген ассызыклады.
Утырышта террорчылык һөҗүмнәре куркынычы шартларында сәнәгать предприятиеләренең эшләве, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ведомствоара хезмәттәшлек, диверсияләрне кисәтү һәм аларга оператив җавап бирү мәсьәләләре дә каралды.