Җәмгыять
31 Июля , 06:20

Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган

Тавык йомыркасы кадәр боз яуган.

Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булганБлаговар һәм Бүздәк районнарында давыл булган
Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган

30 июльдә Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган. 

Благовар районының Түбән Каргалы авылында авыл мәдәният йортының түбәсенең бер өлешенә, шулай ук хуҗалык корылмасының түбәсенә зарар килгән.

Благовар авылында - шәхси ферма түбәсе, ферма бинасы, ике транспорт чарасы һәм хуҗалык корылмасы, Югары Каргалы авылында эре боздан шәхси йорт һәм каралты-куралар зыян күргән.

Бүздәк районында да давыл көчле булган. Гафури авылында - балалар бакчасының һәм файдаланылмый торган котельныйның түбәсе,  Комсомол авылында авыл мәдәният йортының түбәсе,     19 шәхси торак йортның түбәсе зарарланган.

Якынча мәгълүматларга караганда, республика буенча барлыгы 20 шәхси торак йортка, 8 каралты-курага һәм 3 социаль әһәмиятле объектка зыян килгән.

Урыннарда муниципаль район администрацияләре комиссияләре эшли.

Давыл нәтиҗәләрен бетерүгә 23 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан — 4 кеше һәм 2 берәмлек техника.

Чыганак: Башинформ.

Фото: Благовар хәбәрләре.

Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган
Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган
Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган
Благовар һәм Бүздәк районнарында давыл булган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас