

Калифорниянең молекуляр җитештерү институты футурологы Роберт Фрейтас әйтүенчә, 2040 елларга кеше миенә куелган наноимплантатлар ярдәмендә синтетик телепатия мөмкин булачак, имеш. Ягъни, без нәрсәдер турында уйлап та өлгермибез, компьютерлар аны язып та алачак. Һәр кешенең уе, теләге контрольдә булачак! Шулай ук кеше организмына куелган гаджетлар ярдәмендә сүз белән түгел, уй-фикер белән генә аралашу мөмкин булачак. Яки миңа берәр сорау бирсәләр, минем җавап шундук линзаларда яки махсус күзлектә пәйда булачак. Бу урында инопланетяннар турындагы язмалар искә төшә, хәтерегездәме, алар белән очрашучылар «авыз ачып сүз әйтмәделәр, ләкин мин аларны аңладым» дип яза. Брррр, хәтта куркыныч булып китә! Кеше шулай әкренләп компьютерга әйләнерме икән ни? Ә һәр кешенең уен контрольдә тоту кемгә һәм нәрсәгә кирәк? Монысы да ачык сорау. Аннары, инопланетяннар дигәнебез әллә соң безгә кадәр яшәп, үсешнең шул югары күләменә җитеп, Җирне ташлап киткән «ата-бабаларыбыз» микән?
Фото: Freepik.com