Җәмгыять
27 Июля , 03:40

«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты

Уфаның «Кашкадан» паркында V Халыкара «На Рахате» сәламәтлек һәм туризм форумы узды. Аның эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров та катнашты.

«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты
«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты

Соңгы елларда республикадагы иң зур тематик мәйданчыкларның берсенә әверелгән форум быел да сәламәт яшәү рәвешен, актив ялны һәм заманча туризмны үз иткән меңләгән кунакны берләштерде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сәламәтләндерү туризмын заманча сәяхәт индустриясенең иң мөһим юнәлешләренең берсе дип атады. Аның сүзләренә караганда, бүген кешеләр ялны урын алыштыру гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту, көч туплау һәм эчке гармонияне табу мөмкинлеге итеп күрә. Русия туристларының 60 проценттан артыгы сәяхәтне үзләренең физик һәм психологик иминлегенә инвестиция дип бәяли.

Башкортстанның бу өлкәдә мөмкинлекләре зур. Республикада 60ка якын шифаханә эшли, алар ел саен 200 меңнән артык кешене кабул итә ала. Ял итүчеләр саны буенча Башкортстан Русиядә бишенче урынны били, ә Идел буе федераль округында курорт булмаган төбәкләр арасында лидер булып тора. Соңгы өч елда туризм тармагына дәүләт ярдәме буларак 1,7 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Узган ел республикага килгән туристлар саны 2,4 миллион кешегә җитеп, алдагы ел белән чагыштырганда сигез проценттан күбрәккә арткан.

Форум программасы бай эчтәлекле булды. Кунакларны халык кәсепләре күргәзмәсе, «ГастроРахат» гастрономия фестивале, мунча шәһәрчеге, спорт мәйданчыклары, балалар теннис турниры, шулай ук сәламәтләндерү индустриясендәге белгечләр катнашындагы очрашулар һәм фикер алышулар көтте.

Чараның мөһим өлеше сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә багышланды. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «Озын гомер» программасы кысаларында һәркем бушлай медицина тикшерүе үтә алды, үзенең биологик яшен билгеләде, организм торышын бәяләде һәм белгечләрдән киңәшләр алды.

Форум барышында сәламәтләндерү туризмы өлкәсендә хезмәтләрнең сыйфатын һәм хәвефсезлеген күтәрүгә юнәлдерелгән дүрт яклы хезмәттәшлек килешүенә дә кул куелды. Документ тармак өчен бердәм һөнәри стандартлар һәм методик тәкъдимнәр булдыруны күздә тота. Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үткәнчә, бу адым хезмәт күрсәтү өлкәсен тагын да ачык һәм җаваплырак итәргә ярдәм итәчәк.

Форумның социаль юнәлеше дә игътибар үзәгендә булды. Чара кысаларында махсус хәрби операция зонасына күчмә мунча тапшырылды. Андрей Назаров сүзләренчә, кыр шартларында мунча сугышчылар өчен гигиена чарасы гына түгел, ә сәламәтлекне саклау һәм авыр хезмәттән соң рухи көч туплау мөмкинлеге дә булып тора.

Биш ел эчендә «На Рахате» форумы җирле фестивальдән халыкара дәрәҗәдәге абруйлы дискуссия һәм күргәзмә мәйданчыгына әверелде. Быел анда Русия төбәкләре белән беррәттән биш ил вәкилләре дә катнашты. Форум сәламәтлек, спорт һәм туризм өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне уртаклашу, яңа хезмәттәшлекләр урнаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булуын тагын бер кат раслады.

Чыганак: Башкортстан Хөкүмәте, Сергей Чудаков фотосы.

«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты
«На Рахате» форумы сәламәт туризмның яңа мөмкинлекләрен ачты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас