Җәмгыять
27 Июля , 04:51

Башкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплый

Уфа фән һәм технологияләр университетының «Черная акула» студентлар отряды вәкилләре өченче ел рәттән Санкт-Петербургка хезмәт сезонына юл тотты.

Башкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплыйБашкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплый
Башкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплый

Быел алар Россия студентлар отрядларының иң абруйлы проектларының берсе – «Взлетная полоса» Бөтенрусия хезмәт проектында катнаша. Студентлар хезмәт тәҗрибәсен илнең иң эре һава капкаларының берсе булган Пулково аэропортында туплый.

Әлеге проектка эләгү һәркемгә дә насыйп булмый. Катнашучылар җитди конкурс сайлап алуын үтә, чөнки Пулково кебек стратегик әһәмияткә ия объектта эшләү югары җаваплылык, тиз фикерләү һәм стресс шартларында дөрес карар кабул итә белүне таләп итә. Башкортстан студентлары бу сынауны уңышлы үтеп, янә үзләренең әзерлек дәрәҗәсен раслады.

Быел студентларның хезмәт юнәлеше дә сизелерлек үзгәргән. Элек алар күбрәк кунакчыллык һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләгән булса, хәзер төп бурычлары – аэропортның бердәм механизм кебек өзлексез эшләвен тәэмин итүдә катнашу. Егетләр һәм кызлар берьюлы берничә юнәлештә хезмәт куя: җир өсте техникасы белән бәйле эшләрдә дә катнаша, меңләгән пассажир белән дә аралаша.

Отряд мастеры Камила Гатиятуллина өчен быелгы сезон аеруча җаваплы. Ул аэропортның контакт-үзәгендә эшли. Аның вазифаларына рейслар расписаниесе, терминаллар буенча навигация һәм пассажирларның күпсанлы сорауларына оператив җавап бирү керә. Мондый хезмәттә профессиональ белем генә түгел, аралашу осталыгы, игътибарлылык һәм киеренке шартларда тынычлык саклый белү дә мөһим.

Пулково аэропорты җитәкчелеге Башкортстаннан килгән студентларның әзерлеген югары бәяли. Кабул итүче як вәкилләре хәбәр иткәнчә, яшьләрне беренче көннәрдән үк тәҗрибәле хезмәткәрләр каршы алып, эш урыннарына җайлашырга ярдәм итә, аэропортның эчке эш тәртибе белән таныштыра һәм һәрьяклап булышлык күрсәтә.

Туган төбәк белән элемтә дә өзелми. «Черная акула» отряды Башкортстан студентлар отрядлары штабы ярдәмен тоеп эшли. Юнәлеш кураторлары һәм штаб хезмәткәрләре яшьләр белән даими элемтәдә булып, килеп туган оештыру һәм көнкүреш мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә ярдәм итә.

Хезмәт сезоны тәмамлангач, студентлар Уфага лаеклы хезмәт хакы белән генә түгел, кыйммәтле тәҗрибә туплап кайтырга җыена. Пулково аэропортында эшләү аларга тиз темпта хезмәт итәргә, транспорт логистикасының үзенчәлекләрен үзләштерергә, зур коллективта нәтиҗәле эшләргә өйрәтә. Алдагы елларда исә яшьләр башка масштаблы сервис проектларында да көчләрен сынап карарга ниятли.

«Черная акула» отрядының уңышлары тагын бер кат шуны күрсәтә: Башкортстан студентлары илнең иң җаваплы хезмәт мәйданчыкларында да үзләрен ышанычлы, инициативалы һәм һөнәри яктан әзер белгечләр итеп таныта белә.

Данил Олешко фотосы.

Башкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплый
Башкортстан студентлары Пулково аэропортында тәҗрибә туплый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас