Җәмгыять
25 Июля , 15:10

Чакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм итте

Соңгы елларда авыл өчен байтак игелекле эшләр эшләнә.

Чакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм иттеЧакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм итте
Чакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм итте

Шушы авылда туып-үскән эшкуар Рәгыйть Сөләйманов башлангычы белән чишмә буе төзекләндерелеп, кашкарлыларның гына түгел, тирә-як авыл, район кешеләренең яраткан ял урынына әверелде. Моннан тыш, авылда алмагач бакчасы, буа яңартылды, юллар каралды, мәһабәт, гүзәл архитектуралы мәчет төзелеп килә. Рәгыйть Рәшит улы якташларына ямьле бәйрәмнәр дә оештыра, җәйләрен  чишмә буена Сөләйман акланына күренекле артистларны кунакка чакыра. Быел юбилей чарасында Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Габделфәт Сафин төбәк халкына моңлы җырларын бүләк итте. Оештыру эшләрен, гадәттә, Калмашбаш авылыннан Резеда Тимофеева оста итеп башкара.
Юбилейга көн дә бик матур, аяз иде. Фәргать хәзрәт Габдрафыйков Коръән сүрәләрен укып, әрвахлар, сугышларда, СВОда һәлак булганнар рухына дога укыды. Калмашбаш авыл биләмәсе башлыгы Раил Нургалиев, бәйрәмне ачып, халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев бәйрәмне оештырган Рәгыйть Сөләймановка, авылга  кергән урында стелла урнаштырган Хәйдәр Хөсәеновка, Бөек Ватан сугышы яугирләренә истәлек ташы булдыруда башлап йөргән Мәсгуть Зыязетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды. Реканс Фәнил улы билгеләп үтүенчә, Кашкар авылындагы үзгәрешләр  сөендерә. Хакимият тырышлыгы белән авылда заманча ФАП та сафка баскан. 

Калмашбаш авылыннан күренекле тарихчы, бу төбәктәге берничә авылның тарихын язган Марат Ахунов Кашкарның тарихи сәхифәләре белән таныштырып үтте. Ветеран укытучы Фина  Булатова хатирәләре белән уртаклашты, нигезләрне сакларга чакырды. Фермерлар  Хәйдәр һәм Илгизәр Хөсәеновлар,  Түбән Кама шәһәрендәге «Татнефтеснаб» идарәсе җитәкчесе  Айдар Гыйззәтуллин, "Россельхозбанк" вәкиле Радим Зайнагов якташларын бәйрәм белән котлады. Берничә буын ир-егетләре хәрби хезмәткә гомерен багышлаган Садыйковлар нәселе вәкилләре  дә сәхнәгә күтәрелде. Әйе, кашкарлылар хәрби хезмәттә дә, тыныч тормышта сынатмый. Бүген СВОда берничә ир-егет, Кашкар кияүләре хезмәт итә. Ялга кайткан Ильяс Хәйретдинов авылдашларын сәламләп, ихлас теләкләрен җиткерде.

Юбилей уңаеннан авылга багышлап яңа җырлар иҗат ителгән.  Руниза Даутова һәм Дилбәр Булатова сүзләрен, көен Альфред Якшимбәтов язган “Кашкарым” җырын Чакмагыш район мәдәният сарае хезмәткәре  Ревинер Гобәев башкарды. Бу сүзләргә заманча стильдәге көйне Эльвир Габдрафыйков язган, аны әнисе Диларә ханым җырлады. Калмашбаш авылының мәдәния йорты вәкиле, автор-башкаручы Рәвис Сабитов  исә "Сөләйман чишмәсе" дигән җырын тәкъдим итте. 

Руниза Даутова,  Нәфисә Гомәрова үз шигырьләрен укыды. Яшь җырчы Фидан Сәхибгәрәев җырлаганда исә күпләр биюгә төште. Бәйрәм чарасын алып баручы Илдус Вәлиев  кызыклы уеннар оештырырга да өлгерде.

Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар шулай ук авыл хөрмәтенә яңа әсәрләрен башкарды. Габделфәт Сафинның гайрәтле тавышыннан исә чишмә буйлары, авыл урамнары яңгырап торды.

Гомумән, бәйрәм зур оешканлык белән, гамьле һәм ямьле үтте. Сәүдә мәйданчыклары, балалар өчен уен урыннары да оештырылган иде.

Чакмагыш телевидениесе журналистлары эшләде. 

 

 

 

 

Чакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм итте
Чакмагыш районының Кашкар авылы йөз яшен бәйрәм итте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас