

Гуманитар миссия ике атна дәвам итте. Башкортстанның Яшьләр халык фронты һәм ирекмәннәр катнашлыгындагы төркем госпитальләрдә эшләде, хәрбиләргә азык тупланмалары, кием һәм техника әзерләшүдә катнашты.
Евгений Малинин өчен бу дүртенче гуманитар миссия. Элек ул Курск халкына ярдәм итүдә катнашкан иде. Шулай ук Туапседагы мазутны тазарту эшләрен дә башкарганы булды. “Мин кешеләргә кирәк чагында ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйм. Аларның рәхмәтләрен ишетү безгә көч өсти”, ди Евгений Малинин.
Бу сменада барлыгы тугыз төбәктән барган ирекмәннәр катнашты. Алар арасында Мәскәү һәм Татарстан яшьләре дә бар. Алар ике госпитальдә эшләде. Берсендә торбалар үткәрү өчен траншея казуда катнашканнар, 2,5 тонна су бушатканнар.
Икенче госпитальдә биналарга санитар эшкәртү уздырганнар, 50 инвалид коляскасын төзәткәннәр, башка эшләрдә ярдәм иткәннәр.
Алар гуманитар складларда ярма, шикәр фасовкалауда катнашканнар, азык тупланмалары җыйганнар. Яшьләр тарафыннан барлыгы 1280 тупланма әзерләнгән. Алар 600 яңа төбәкләргә җибәрелгән.
Смена “Самбек калкулыгы” исемле Халык хәрби-тарихи музеен карау белән тәмамланган.
Халык фронты хәрәкәте фотосы.