Җәмгыять
20 Июля , 09:34

Аскын районында су казасы

Сарс елгасы ярларыннан чыгып, Үршәде, Чураш авылларында дистәләгән ихатаны су баскан.

Аскын районында су казасыАскын районында су казасы
Аскын районында су казасы

Бүген, 20 июльдә, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Аскын районында Сарс елгасында су күтәрелү турында хәбәр итте. Моңа Пермь краендагы дамбаның җимерелүе сәбәпче булган.

Хәзерге вакытта нәрсәләр билгеле?

  • Үршәде авылы: Биредә су 1,5 метрдан артыкка күтәрелгән. 32 йорт яны территориясе су астында калган. Зыян күрүчеләр юк. 38 кеше туганнарына күчкән, башкаларга вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән. Район башлыгы Динис Йосыпов хәбәр иткәнчә, су кими башлаган, халыкка ярдәм өчен барысы да эшләнә.

  • Чураш авылы: Биредә хәл катлаулырак. Су дәрәҗәсе 110 сантиметрга күтәрелгән, 24 йорт яны территориясе су астында калган. Коткаручылар 30 кешене (шул исәптән 3 баланы) эвакуацияләгән.

Урында коткаручылар, оператив хезмәтләр һәм район администрациясе вәкилләре эшли. Өстәмә коткару төркемнәре килгән. Ирекмәннәр һәм район хакимияте каза күрүчеләргә ярдәм җыюны оештырган.

Ярдәмгә мохтаҗ будучылар 

Аскын районында су казасы
Аскын районында су казасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас