Җәмгыять
12 Июля , 13:35

Радий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үсте

АПЭК рейтингында Башкортстан Башлыгы өч баскычка күтәрелде. Белгечләр моны республиканың икътисади үсеше, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм эре проектларны уңышлы гамәлгә ашыруы белән бәйли.

Радий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үстеРадий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үсте
Радий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үсте

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) төзегән Россия төбәкләре җитәкчеләре йогынтысы рейтингында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өч баскычка күтәрелеп, 17 нче урыннан 14 нче урынга чыккан.

Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Кобыскан фикеренчә, мондый уңай үзгәреш төбәк җитәкчелегенең эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән бәйле.

Экспертлар рейтингны төзегәндә мәгълүмати көн тәртибен генә түгел, ә җитәкченең эре инфраструктура проектларын тормышка ашыру мөмкинлеген, федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә алуын һәм, иң мөһиме, республика халкы һәм икътисады өчен конкрет нәтиҗәләргә ирешүен дә исәпкә ала, дип билгели сәясәт белгече.

Аның сүзләренчә, рейтинг үсешенә импортны алыштыру һәм технологик мөстәкыйльлек бурычларына җавап биргән яңа сәнәгать производстволарын гамәлгә кертү дә җитди йогынты ясаган. Бу юнәлештә Башкортстанның мөмкинлекләре Екатеринбургта узган «ИННОПРОМ» халыкара күргәзмәсендә дә ачык чагылыш тапты. Республика анда үзен илнең мөһим сәнәгать үзәкләренең берсе буларак тәкъдим итте.

Белгеч шулай ук республикадагы тотрыклы социаль вазгыятькә дә игътибар итә. Аның бәяләвенчә, Башкортстанда протест потенциалы түбән булуы һәм җәмгыятьтәге тотрыклылык та төбәк җитәкчелегенең сәяси позицияләрен ныгытуга ярдәм итә.

Рейтингта югарырак урын алуның тагын бер сәбәбе – федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек. Республика инфраструктура проектлары өчен федераль финанслау җәлеп итә, илкүләм программаларда актив катнаша һәм Территорияләрне үстерү фондыннан ярдәм ала. Моннан тыш, пилотсыз авиация өлкәсендә Башкортстан тәкъдим иткән кайбер карарлар башка төбәкләрдә дә кулланыла башлады. Боларның барысы да республиканың ышанычлы һәм нәтиҗәле партнер буларак абруен күтәрә.

Шулай итеп, белгечләр фикеренчә, Башкортстан җитәкчелегенең АПЭК рейтингындагы позицияләре бер генә фактор нәтиҗәсе түгел. Республикада икътисадны үстерү, заманча җитештерүләр булдыру, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау кебек юнәлешләрдәге системалы эш үз нәтиҗәсен бирә.

Фото: Башкортстан Башлыгы секретариаты.

Радий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үсте
Радий Хәбировның сәяси йогынты рейтингы үсте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас