

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы Росмолодежьнең «Сәяхәт кенә түгел» («Больше, чем путешествие») программасы шул исемдәге Бөтенроссия премиясенең яңа сезоны башлануы турында игълан итте. Быел конкурс программасы киңәйтелгән, ә катнашучылар өчен яңа номинацияләр әзерләнгән.
Премия яшьләр туризмын, гражданлык-патриотик тәрбияне һәм Русия буйлап мәгънәле сәяхәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән иң әһәмиятле федераль проектларның берсе булып тора. Проект туроператорларны, музейларны, экскурсоводларны, блогерларны, иҗтимагый оешмаларны һәм төбәк хакимиятләрен берләштерә. Программа җитәкчесе Олеся Брыкова билгеләп үткәнчә, премия илебез буйлап сәяхәтләрне эчтәлекле һәм файдалы итәргә омтылган фикердәшләр җәмгыятен туплый.
Конкурс сигез төп номинация буенча үткәрелә. Алар арасында туристик һәм социаль проектлар, экскурсияләр, җәяүле маршрутлар, кунакчыллык инфраструктурасы, туристик потенциалны ачучы урыннар, туризм турында медиаконтент, төбәкләрдә яшьләр туризмын үстерү һәм сәяхәтләрнең кеше тормышына йогынтысын тасвирлаган шәхси тарихлар бар.
Моннан тыш, махсус партнерлык номинацияләре дә гамәлгә кертелгән. Алар арасында «Бердәмлектән дә зуррак», «Мирас», «Мөмкинлекләр һәркем өчен» кебек юнәлешләр бар. Оештыручылар катнашучыларга гаризаны проектның исеменә түгел, ә аның төп эчтәлегенә һәм нәтиҗәсенә карап сайларга киңәш итә. Һәр номинациядә өч җиңүче һәм Гран-при иясе билгеләнәчәк.
Премия лауреатларын федераль дәрәҗәдә танылу, Роскачествоның махсус билгесе, киң мәгълүмати ярдәм, проектларын үстерү мөмкинлекләре, җиңүчеләр клубына әгъзалык, белем күтәрү программалары, шулай ук сертификат буенча файдалы сәяхәт һәм партнерлардан бүләкләр көтә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.