

1–12 июль көннәрендә илнең барлык «Русия – Минем тарихым» тарихи паркларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган махсус программа оештырыла. Уфадагы тарихи парк та бу акциягә кушылып, шәһәр халкын һәм кунакларын кызыклы мәдәни чараларга чакыра.
Кунаклар өчен берничә тематик экскурсия әзерләнгән. Алар совет кешеләренең көнкүреше, XVIII–XIX гасырлардагы рус дворяннарының гаилә традицияләре, шулай ук «Домострой» китабында чагылыш тапкан гаилә кыйммәтләре белән таныштырачак. Моннан тыш, теләгән һәркем «Гаилә сакчысы» («Семейный оберег») ясау буенча иҗади осталык дәресендә катнаша ала.
Барлык чаралар да бушлай үткәрелә, алдан язылу таләп ителми. Тулырак мәгълүматны (347) 286-60-66 телефоны буенча белергә мөмкин. Тарихи парк Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158 адресы буенча урнашкан.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне изге Петр белән Феврония Муромскийлар истәлегенә багышлана. Аларның гаиләсе Русиядә күптәннән мәхәббәтнең, тугрылыкның һәм ныклы никахның символы булып санала. 2008 елдан бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә, ә аның символы итеп сафлыкны һәм ихласлыкны гәүдәләндергән ромашка чәчәге сайланган.
«Русия – Минем тарихым» тарихи парклары ассоциациясе директоры Иван Есин билгеләп үткәнчә, мондый проектлар аша яшь буынга гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен тарихи мисаллар нигезендә күрсәтү төп максатларның берсе булып тора.
Чыганак: https://mgazeta.com/