

III Бөтенрусия балалар Фольклориадасын уздыру көннәрендә Башкорт дәүләт курчак театры бөтен илдән килгән яшь талантлар өчен үз ишекләрен ачты. Мәдәни программа кысаларында балаларга Сергей Аксаковның шул ук исемдәге әкиятенә нигезләнгән «Ал чәчәк (Аленький цветочек)» спектаклен күрсәттеләр.
«Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелган спектакль тамашачыларны мәхәббәт, игелек һәм тугрылык турындагы күңелгә үтеп керерлек тарихы белән таң калдырды. Спектакльнең режиссеры - Башкортстан Республикасының халык артисты Башга Шәрәфетдинова.
2023 елның декабрендә тәмамланган масштаблы реконструкциядән соң танымаслык булып үзгәргән театр бинасы кунакларда аеруча соклану уятты.
Чыганак: Башинформ.