

27 июньдә Уфаның Агыйдел ярында «Яшьләр көне – 2026» фестивале узды. Республика җитәкчесе бәйрәмнең төрле мәйданчыкларында булып, мәгариф, фән, иреклелек, патриотик тәрбия, иҗат һәм спорт юнәлешләре буенча тәкъдим ителгән проектлар белән танышты.
Радий Хәбиров урам музыкантлары һәм бию коллективлары чыгышларын карады, киберспорт вәкилләре белән аралашты, спорт мәйданчыкларында булды. Баскетбол зонасында ул тупка автограф куйды һәм аны яшь спортчыларның берсенә тапшырды.
Спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда Уфада Боксны үстерү үзәген төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Яңа объект заманча күнегүләр үткәрү һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыру өчен база булачак.
Студентлар хезмәт отрядлары мәйданчыгында республика җитәкчесе яшьләрнең хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы белән кызыксынды. Шулай ук ул «Уфа станицасы» казаклар җәмгыяте мәйданчыгында булып, күрсәтмә чыгышларны карады һәм җәмгыять вәкилләре белән аралашты.
Бүген Башкортстанда 1 миллионнан артык яшь кеше яши. Алар өчен үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре киңәйтелә, белем бирү, патриотик тәрбия, иреклелек һәм кадрлар әзерләү буенча төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә 67 учреждение һәм 179 яшьләр үзәге эшли, анда 1,5 меңнән артык белгеч хезмәт куя.
Республикада шулай ук «Йәшлек регион» программасы эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Аның кысаларында яшьләр өчен заманча аралашу һәм иҗади үсеш мәйданчыклары булдырыла. Моннан тыш, Башкортстан яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмен рәсми рәвештә гамәлгә кертүче Россиядәге беренче төбәк булды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча илнең иң яхшы өч төбәге исемлегенә керде. Бу рейтингны Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгы төзеде.