

Очрашу 26 июньдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь иҗатчылар һәм сәнгать коллективлары катнашты. Республика җитәкчесе Фольклориаданың ил халыклары арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Башкортстанның мондый зур иҗади форумны кабул итүенә шат булуын әйтте һәм республикада моңа кадәр илнең барлык почмакларыннан килгән балаларның беркайчан да болай киң күләмдә җыелмавын ассызыклады.
Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең гаиләләренә дә теләктәшлек белдерде, аларга тизрәк җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга теләде.
Очрашу җанлы әңгәмә форматында үтте. Балалар республика җитәкчесеннән аның балачак хыяллары, һөнәр сайлавы, республика белән җитәкчелек итү үзенчәлекләре һәм гаиләсенә вакыт таба алу-алмавы турында сорашты. Күмертаудан килгән озын көй башкаручы яшь җырчы Анвар Вахитов Республика Башлыгының эш кабинетын күрергә теләвен әйткәч, Радий Хәбиров аны Республика йортына кунакка чакырды.
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе Курск өлкәсеннән килгән Ариадна Шестопалованың чыгышы булды. Республика җитәкчесе аның гаиләсе Суджа шәһәреннән күчеп китәргә мәҗбүр булуын, әмма авырлыкларга карамастан, туган якның мәдәни мирасын саклап калуын сөйләде. Ариадна гаиләсе ясаган борынгы тынлы музыка коралы – кугиклаларда музыкаль номер башкарды.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Фольклориадага килгән меңләгән бала өчен республикада уңайлы шартлар тудырылган – кунакларны урнаштыру, тукландыру, экскурсияләр һәм иминлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән. Максат – яшь артистларда Башкортстан турында иң җылы истәлекләр калдыру.
Очрашу ахырында һәр катнашучыга истәлеккә башкорт халкының рухи хәзинәсе саналган «Урал батыр» эпосы бүләк ителде. Шулай ук Салехардтан килгән фестивальдә катнашучы Лев Хоротэттоны 12 яшь тулуы белән тәбрикләделәр. Матбугат вәкилләре белән аралашканда Радий Хәбиров Фольклориаданы үткәрүнең Башкортстан өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык булуын билгеләп, һәр яшь кунакның республикадан күңелендә җылы хатирәләр алып китүенә ышаныч белдерде.