

Уфада узган III Бөтенрусия Балалар фольклориадасы өч көн дәвамында республика халкын һәм кунакларын милли сәнгатьнең иң матур үрнәкләре белән таныштырды. Зур мәдәни форумда Русиянең 78 төбәгеннән меңнән артык яшь талант катнашты. Аларның чыгышларын меңләгән тамашачы карады.
Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинга, Русия Мәдәният министрлыгына, В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортына, шулай ук чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык хезмәтләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул балалар өчен уңайлы шартлар тудыру, иминлекне һәм тәртипне тәэмин итү буенча башкарылган эшне югары бәяләде.
Аерым рәхмәт сүзләре яшь артистларга яңгырады. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, алар үз чыгышлары белән Русиянең күпмилләтле мәдәниятенең байлыгын, матурлыгын һәм илебезнең иҗади куәтен тагын бер кат күрсәтте.