

Русия Хөкүмәте быел заманча студентлар шәһәрчеге төзелешенә 31,5 млрд сум бүлеп биргән. Башкортстан исә 3,6 млрд сум алачак.
Федераль акчалар Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы бинасын төзеп бетерүгә тотылачак.
Республикада унъеллыкның төп проекты дип аталган төзелеш финиш сызыгына чыга: 100 метрга кадәр биеклектәге җиде манара инде Уфаның көньягыннан кергәндә әллә каян күренеп тора.
"Без илдә иң яхшы кампусларның берсен төзибез", — дип белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, төзелешне карап. Масштаб һәм эчтәлеккә караганда, бу чыннан да шулай.
Уфадагы Кампус - федераль программаның бер өлеше, 2036 елга кадәр ил буенча шундый 40 киңлек барлыкка киләчәк.
Уфа объекты өчен архитектура концепциясен җирле белгечләр эшләгән. Проект стилобат боҗрасыннан гыйбарәт, анда җиде манара үсеп чыгачак: 10нан 29 катка кадәр. Һәркайсына бөек галимнәрнең — Пифагор, Аристотель, Әбүгалисина, Шэнь Ко, Менделеев, Вернадский һәм Циолковский исемнәре кушылачак. Иң биек манара 100 метрга кадәр күтәреләчәк, аны 10-15 километрдан күреп булачак.
Кампусның торак манараларында 1,4 меңгә якын бүлмә каралган. Бу классик мәгънәдә тулай торак түгел: бүлмәләр затлы кунакханә дәрәҗәсенә туры киләчәк.
Чыганак, фото: Башинформ.