Җәмгыять
23 Июня , 02:59

«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды

Бөтенрусия «Ватанга хезмәт итәм» агарту акциясе кысаларында махсус хәрби операция ветераннары балалар һәм яшьләр белән очрашып, батырлык, Ватанга тугрылык һәм тарих турында сөйли.

«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды
«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды

Русиядә өченче тапкыр үткәрелә торган «Ватанга хезмәт итәм» Бөтенроссия агарту акциясен «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Русиянең «Белем» җәмгыяте «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә оештыра.

Акциянең төп үзенчәлеге – яшьләр белән турыдан-туры аралашу. Лекцияләрне махсус хәрби операция ветераннары һәм бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган катнашучылар алып бара. Алар мәктәп укучылары һәм студентлар белән үз тормыш тәҗрибәләре, хәрби хезмәт, батырлык һәм Ватанга тугрылык турында фикерләре белән уртаклаша.

Башкортстанда чаралар инде Уфа, Благовещенск шәһәрләре һәм Әбҗәлил районы балалар лагерьларында башланып киткән. «Ватанны саклаучылар» фондының республика бүлеге җитәкчесе Гөлнур Колһарина сүзләренә караганда, акция республиканың барлык шәһәр-районнарын, шул исәптән ерактагы авыл һәм бистәләрне дә колачлаячак.

Очрашуларда яшьләр зур кызыксыну күрсәтә. Ветеран Илнур Карабулатов билгеләп үткәнчә, балалар һәм үсмерләр махсус хәрби операция турында гына түгел, Россия тарихы, географиясе һәм илнең үткән юлы турында да күп сораулар бирә. Бу исә яшь буынның ил язмышына битараф булмавын күрсәтә.

Проект 2024 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә Россиянең төрле төбәкләрендә 1300гә якын очрашу үткәрелгән, аларда 300дән артык Ватан сакчысы катнашкан. «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева фикеренчә, мондый ачык сөйләшүләр мәктәп укучылары һәм студентлар арасында зур кызыксыну уята, яшьләргә ил тарихын һәм заман геройларын яхшырак аңларга ярдәм итә.

Оештыручылар фикеренчә, «Ватанга хезмәт итәм» акциясе яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм Ватанны саклау төшенчәсенең асылын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды фотосы.

«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды
«Ватанга хезмәт итәм»: Башкортстанда яшьләр өчен патриотик акция башланды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас