

«Урал батыр» эпосы көне 2025 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән гамәлгә куелды. Яңа бәйрәмнең төп максаты – башкорт фольклор мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли үзаңны ныгыту, яшь буында борынгы сүз сәнгатенә кызыксыну тәрбияләү.
Башкорт халкының мәшһүр эпосы «Урал батыр» беренче тапкыр 1910 елда мәгърифәтче һәм фольклорчы Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан язып алына. Әсәрдә явызлык белән изгелекнең мәңгелек көрәше, кешеләр бәхете өчен үзен корбан иткән батырның каһарманлыгы тасвирлана.
Бәйрәм урыны да очраклы сайланмаган. Шүлгәнташ мәгарәсе һәм аны әйләндереп алган табигый киңлекләр башкорт эпослары һәм риваятьләре белән тыгыз бәйләнгән. 2015 елда бу территориягә төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусы бирелә һәм ул «Урал батыр иле» исеме белән реестрга кертелә. 62 мең квадрат метр мәйданны биләгән тарихи-мәдәни комплекста 17 археология истәлеге урнашкан. Алар арасында Шүлгәнташ мәгарәсе, эпосларда телгә алынган Йылкысыккан һәм Ыгышма күлләре, Шүлгән елгасы, Зәңгәр күл һәм башка истәлекле урыннар бар.
2021 елда Йылкысыккан күле буенда эпосның төп каһарманнарының берсе булган канатлы Акбүзатка һәйкәл куелды. Эпос мотивлары музей архитектурасында да чагылыш тапкан. Бинаның ак һәм кара төстәге ике өлеше Урал белән Шүлгәнне, ягъни яхшылык һәм явызлык көрәшен символлаштыра. Алар арасындагы пыяла киңлек исә кеше гомеренең нечкә чиген хәтерләтә.
Бәйрәм Акбүзат һәйкәле янында кунакларны каршы алудан башланачак. Аннан соң музейда «Урал батыр» эпосын өйрәнүгә багышланган махсус сыйныфны ачу тантанасы үтәчәк. Шулай ук галимнәр, музей хезмәткәрләре, рәссамнар һәм фольклор белгечләре катнашында түгәрәк өстәл оештырылачак. Анда эпосны өйрәнү, саклау һәм заманча шартларда популярлаштыру мәсьәләләре каралачак.
Чараның иң кызыклы өлешләренең берсе – «Робосабантуй» робототехника һәм милли традицияләр фестивале булачак. Абдулмәмбәт авылы мәктәбе һәм «Тимербатыр» робототехника студиясе оештырган бәйгедә яшь техниклар Урал батыр кубогы өчен көч сынашачак. Программада роботлар футболы, робот-көрәш, робот ат чабышлары, аркан тарту, чүлмәк вату һәм дроннар ярышы каралган.
Бәйрәм зур концерт белән тәмамланачак. Сәхнәдә Башкортстан дәүләт курайчылар ансамбле, Башкортстанның атказанган артисты Зилия Бәхтиева, «Сибай» халык биюләре ансамбле, «Тарпан» төркеме, «Сулпан» балалар театры һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Кичәнең йомгаклау аккорды булып «Урал батыр» эпосы мотивлары буенча әзерләнгән театральләштерелгән тамаша һәм эпос каһарманнары дефилесы тора.
Чараны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм «Шүлгәнташ мәгарәсе» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы оештыра.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/