Җәмгыять
28 Мая , 18:13

Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары белән очрашты

28 майда Русия Президенты ярдәмчесе, илнең Язучылар берлеге рәисе – беренче сәркатибе Владимир Мединский һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан язучылары белән очрашты.

Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары  белән очраштыВладимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары  белән очрашты
Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары белән очрашты

Республика Башлыгы иҗади инфраструктураны алга таба үстерү һәм сәнгать вәкилләре белән яшьләр арасында аралашу өчен яңа киңлекләр булдыру планнары турында сөйләде.

Владимир Мединский  Русия Язучылар берлегенең төбәк бүлекләре белән даими хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Башкортстан җитәкчелегенең әдәбият өлкәсенә игътибарын югары бәяләде.

Дискуссиядә катнашучылар шулай ук әдәби тәрҗемә мәсьәләләре һәм цифрлы мохит шартларында әдәби матбугат басмаларының перспективалары турында фикер алышты.

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов  Башкортстан җитәкчелегенә әдәби җәмәгатьчелеккә ярдәме һәм иҗат, китап бастыру, һөнәри мохитне саклау мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу азагында Владимир Мединский Башкортстанның халык язучылары Михаил Чванов һәм Таңчулпан Гариповага, шулай ук Айгиз Баймөхәммәтовка Ватаныбыз әдәбияты традицияләрен саклаган һәм үстергән өчен Русия Язучылар берлеге Рәхмәтләрен тапшырды.

Чыганак: https://glavarb.ru/ru/news/event/vladimir-medinskiy-i-radiy-habirov-vstretilis-s-pisatelyami-i-poetami-bashkortostana-89021/

Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары  белән очрашты
Владимир Мединский һәм Радий Хәбиров Башкортстан язучылары белән очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас