Җәмгыять
27 Мая , 07:03

Корбан бәйрәме белән!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий ХӘБИРОВ һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь КОМАРОВ мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котладылар.

Корбан бәйрәме белән!Корбан бәйрәме белән!
Корбан бәйрәме белән!

«Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары! Сезне чын күңелдән Ислам динендәге иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, безнең өчен традицион кыйммәтләр мәңгелек булып кала. Без ата-бабаларыбыз васыять иткәнчә яшибез – туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгыртабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышабыз, Ватаныбызны саклауга басабыз.

Башкортстанның мөселман өммәте һәрвакыт дини белем бирүне үстерүгә, республика халыклары арасында үзара хөрмәтне һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Дин әһелләренең нәсыйхәтләре безгә сынауларны җиңеп чыгар өчен рухи көч бирә.

Бу мөбарәк көннәрдә без якыннарыбызның, Ватаныбызны саклаучыларның сәламәтлеге, республикабызның һәм уртак йортыбыз – Русиянең иминлеге һәм чәчәк атуы өчен Аллаһы Тәгаләгә догалар кылабыз.

Башкортстан мөселман җәмгыятьләренә җәмәгать тормышында актив катнашканнары, яшь буынны тәрбияләүләре, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә рухи һәм гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм.

Гаиләләрегездә мәхәббәт һәм татулык хөкем сөрсен, йортларыгыз балалар көлүе белән тулсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм барлык изге теләкләремне юллыйм!» – диелә Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВның котлавында.

* * *

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь КОМАРОВ:

“Хөрмәтле Идел буе федераль округы халкы!

Сезне Ислам динендәге иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Русиядә исламның уникаль әхлакый һәм мәдәни тәҗрибәсе гражданлык җәмгыятен ныгытуда, Идел буе федераль округында милләтара һәм динара диалогны үстерүдә мөһим роль уйный. Гасырлар дәвамында төрле дин вәкилләре монда тынычлыкта һәм татулыкта яши.

Бу изге бәйрәм күңелләрегезне шатлык белән тутырсын, иманыгызны ныгытсын, йортларыгызга бәрәкәт һәм гармония алып килсен.

Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”

Азамат Абдрафиков фотосы.

Корбан бәйрәме белән!
Корбан бәйрәме белән!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас