

Нәни тамашачылар Виктория Ледерман бестселлеры буенча «Календарь ма(й)я» (6+) маҗаралы фильмын карый алачак. Яшүсмерләрнең берсенең гаебе белән тормышы кире юнәлештә хәрәкәт итә башлый — тарих шул хакта. Геройларга үткән көннәрне яңадан яшәргә һәм вакытның серле механизмын туктатачак гамәл кылырга туры киләчәк.
«Минем кыргый дустым» (6+) гаилә маҗаралы лентасы җиденче сыйныф укучысы Саша тарихын бәян итә. У Бу дуслык, җаваплылык һәм гаделлек турында дулкынландыргыч кино.
Анимация сөючеләрне «Три богатыря и Пуп Земли» (6+) мультфильмы — Былина персонажларының яңа маҗаралары көтә.
Шулай ук программада — йорт хуҗасы турында «Финник» (6+) анимацион комедиясе.
Программаны «Хоккей әтиләре» (6+) комедиясе тәмамлый.
Барлык фильмнар «Родина» кинотеатрында узачак. Картиналарның яшь чикләве — 6+.
«Башкортстан Республикасы БДФ кайтавазы» махсус проекты Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла. Оештыручылар — Сергей Безруковның социомәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү губерна театры.