

Уфаның Дим микрорайонында ир-ат шаһитлар күз алдында күлгә чумган һәм калкып чыкмаган. Бүген аның гәүдәсе гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты һәм шәһәрне гражданнар яклавы идарәсе коткаручылары тарафыннан чыгарылган.
Ләкин бу эссе көннәрдә суның беренче корбаны түгел. Дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, Дүртөйле районында Агыйделдә бер төркем балалар су коенган. Ял итүчеләр әйтүенчә, малай йөзү платформасы янында суга чумган һәм калкып чыкмаган. Инцидент урынында водолаз-эзләү эшләре дәвам итә.
Элек Чишмә районының Салих авылында бер төркем балалар Уза елгасында олыларсыз коенган. Нәтиҗәдә яшүсмер батып үлә. Аның гәүдәсен судан коткаручылар чыгарган.