Җәмгыять
25 Мая , 03:55

Азык-төлек ни хак?

Башкортстанда 2026 елның апрелендә бер кешегә азык-төлек  бәясе 7 098 сум тәшкил иткән.

Азык-төлек ни хак?Азык-төлек ни хак?
Азык-төлек ни хак?

Башстат республикада азык-төлек продуктларының минималь җыелмасы бәясе буенча мәгълүматны бастырды. Азык-төлек кәрзине бер ай эчендә бераз үскән.

2026 елның апрелендә бер кешегә азык-төлек  бәясе 7 098 сум тәшкил иткән. Агымдагы елның март ае белән чагыштырганда минималь азык-төлек кәрзине 78 сумга кыйммәтләнде (март аенда ул 7 020 сум иде).

Идел буе федераль округы буенча продуктларның минималь җыелмасының уртача бәясе 6 814 сум тәшкил итә. Иң кыйммәтле продуктлар – Пермь краенда (7 553 сум). Икенче урында – Башкортстан. Шул ук вакытта Мордовиядә иң арзан бәяләр – шартлы җыелма өчен 6 350 сум.

Тулаем Россия буенча продуктларның база җыелмасы бер кешегә – аена 7 762 сум.

Фото: Freepik.

Азык-төлек ни хак?
Азык-төлек ни хак?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас