Җәмгыять
24 Мая , 14:59

Гафури урамы яңара

Башкала урамнарында ремонт.

Гафури урамы яңараГафури урамы яңара
Гафури урамы яңара

Берничә ел дәвамында Уфада Гафури урамындагы җылылык челтәрен этаплап реконструкцияләү бара – иске торбаларны диаметрын арттырып яңаларына алыштыралар. Узган елларда биредә ике торбалы 750 метр чамасы челтәр алыштырганнар, дип хәбәр итә УИС МУП.

2026 елның маенда 29 нчы йорттан алып 71 нче йортка кадәрге участокта эшләр башланды, анда 600  метрдан артык челтәрне алыштыру планлаштырыла. Торбаүткәргечләрне монтажлау полиуретан күбекле изоляциядәге торбалардан һәм полиэтиленнан ясалган япма катламнан һәм оператив-дистанцион контроль үткәргечләрдән башкарыла. Аларның хезмәт итү вакыты 25-30 елга кадәр, шул ук вакытта җылылык югалтулар кими, ягулык һәм электр энергиясе экономияләнә.

Ремонт вакытында кайнар суны сүндермәү өчен, су белән тәэмин итү ЦТПДАН кулланучыларга кадәр кайнар су өчен  башка линиясе буенча барачак. Эшләрне 2026 елның 16 октябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Чыганак: Башинформ.

Гафури урамы яңара
Гафури урамы яңара
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас