Җәмгыять
21 Мая , 11:59

Уфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачыла

Башкортстан башкаласы зур вакыйгага әзерләнә: 28–29 майда «Торатау» конгресс-холлында Русия күләмендәге алтынчы «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе узачак.

Уфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачылаУфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачыла
Уфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачыла

Чара кысаларында ике көн дәвамында лекцияләр, бәхәс мәйданчыклары, мастер-класслар, табиб консультацияләре узачак – барысы да бушлай.

Быел академиянең үзәк темасы – сәнгать. Шул лейтмотив ике кон программасын да бер-берсе белән бәйли.

Беренче көн – 28 май – стратегия, лидерлык, хәйрия эшенә багышлана. Психология докторы Виктория Шиманская педагоглар өчен «Куркыныч тууын көтеп тормыйча балаларны ничек сакларга» дигән темага лекция укыячак. «Сәнгать һәм сәясәт» мәйданчыгында телевизион алып баручы Юлия Барановская, тарихчы Анатоль Вовк катнашачак. Кичен «Евразиянең алтын җебе» гала-тамашасы бизәячәк: анда Русия, Казахстан, Үзбәкстан, Чувашия һәм Татарстан дизайнерлары чыгыш ясаячак.

Икенче көн – 29 май – сәламәтлек, гаилә һәм психологиягә багышланган. «Озак һәм бәхетле яшәү серләре», «Сәламәт ана булу сәнгате», «Хатын-кыз матурлыгы сәнгате» – темалар киң. Израиль һәм Русия табиблары катнашуында «Сәламәт булу сәнгате» медицина мәйданчыгы эшләячәк. СВО яугирләренең хатыннары һәм аналары өчен «Үз территориябез» дигән аерым түгәрәк өстәл дә каралган.

Кунаклар арасында – актер Сергей Безруков, «Эмми» премиясе лауреаты пианистка Лола Астанова (АКШ), Азәрбайҗан, Башкортстан, Үзбәкстан, Төркмәнстанның халык артисты Полад Бөлбөл углы һәм башкалар бар.

Иң кечкенә катнашучылар да онытылмаган – алар өчен балалар зонасы эшли.

Катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри: территорияженскогосчастья.рф

Чара Башкортстан Башлыгының грантлар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Фото: оештыручылар сайтыннан.

Уфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачыла
Уфада «Хатын-кыз бәхете территориясе» яңадан ачыла
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас