Җәмгыять
20 Мая , 03:50

Уфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлый

Башкортстанның яшь талантларын танылган педагоглар һәм театр белгечләре укытачак.

Уфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлыйУфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлый
Уфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлый

28–31 май көннәрендә Уфада Зур Балалар фестиваленең «ЭХО БДФ Республика Башкортостан» махсус проекты кысаларында «БДФ Остаханәләре» белем бирү программасы узачак. Анда республикадагы театр студияләре, сәнгать мәктәпләре һәм иҗат сарайларыннан 12–16 яшьлек 200дән артык үсмер катнашачак.

Программа яшь талантлар өчен чын иҗади мәктәпкә әвереләчәк. Катнашучылар сәхнә хәрәкәте, бию, вокал, дикция, актерлык осталыгы, сәхнә теле һәм курчак белән эшләү буенча мастер-классларда белем алачак.

Дәресләр Уфаның ике мәйданчыгында – Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы һәм Уфа балалар филармониясе базасында үтәчәк. Көн саен яшьләр Мәскәү, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән тәҗрибәле остазлар белән эшләячәк.

Проектта танылган режиссерлар, хореографлар, вокал педагоглары һәм театр белгечләре катнаша. Алар арасында Анна Гилунова, Евгений Астафуров, Алла Решетникова, Аделина Сапаева һәм башка иҗат әһелләре бар.

Һәр педагог авторлык программасы тәкъдим итәчәк. Әйтик, катнашучылар «Театрда һәм тормышта бию», «Дикция: техникадан уенга кадәр» кебек үзенчәлекле дәресләрдә катнаша алачак.

Оештыручылар әйтүенчә, проектның төп максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә профессиональ сәхнә дөньясының серләрен ачу, иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм аларны яңа казанышларга рухландыру.

Программада катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү мәҗбүри. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды, Русия Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Чыганак: https://mgazeta.com/

Уфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлый
Уфада Зур Балалар фестиваленең иҗади остаханәләре эшли башлый
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас