

Башкортстан яшьләре бөтенрусия күләмендәге «Бел. Сөй. Горурлан!» проектына кушыла ала. Әлеге башлангыч Росмолодежьнең «Сәяхәттән дә зуррак» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
Проектның төп максаты – яшьләргә илнең тарихын, мәдәниятен, табигый байлыгын һәм милли үзенчәлекләрен яңача ачып күрсәтү. Катнашучылар үз төбәкләрен өйрәнүдән башлап, бөтен Русия буенча сәяхәткә кадәр юл үтәчәк.
Проект берничә этаптан тора. Башта яшьләр туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча викториналарда, логик биремнәрдә катнашачак. Шулай ук алар «Блогердан да күбрәк» белем бирү курсын узып, медиаконтент ясау серләренә өйрәнәчәк.
Киләсе этапта катнашучылар туристик объектлар турында махсус карточкалар әзерләячәк, тематик берләшмәләр булдырачак һәм гражданлык-патриотик туризм нигезләрен өйрәнәчәк.
Финалда һәркем үзенең авторлык туристик маршрутын тәкъдим итә алачак. Проект кысаларында Русиянең табигате, милли ашлары, һөнәрчелек традицияләре, гаилә яллары һәм кунакчыллык мәдәнияте кебек темаларга аерым игътибар бирелә.
Иң актив катнашучылар өчен кызыклы бүләкләр дә каралган. Җиңүчеләр Гейзерлар үзәне, Камчатка кебек Русиянең уникаль урыннарына сәяхәт итү мөмкинлеге алачак.
Проектка старт илнең сигез федераль округындагы тимер юл вокзалларында берьюлы биреләчәк. Кунакларны иҗади чыгышлар, интерактив мәйданчыклар һәм бәйрәм атмосферасы көтә.
Оештыручылар фикеренчә, әлеге проект яшьләргә Русияне яңача ачарга, үз төбәге белән горурланырга һәм яңа иҗади мөмкинлекләр табарга ярдәм итәчәк.
Фото: проект сайтыннан.